Хәерле матур көннәр. Күпләр сорады рецепт.
Хәерле матур көннәр. Күпләр сорады рецепт. Әче калырга ясала. Камыр рецептын язып киткән идем инде. Эчлегенә 1 стакан дөгене бүрттепеп аласыз (кайнап чыккач 5 мин тирәсе, суга тоз салабыз). Аны яхшылап югач, саркытабыз. 4- 5 уртача кишерне уртача кыргычтан кырабыз, сыгабыз суын бераз һәм дөгегә кушабыз. Йөзем җимешен юып эчлеккә салабыз. Ак май эретәбез дә анысын да эчлеккә салып пирожкилар ясыйбыз. 180 гр та йозе кызарганчы пешерэбез. Без бик яратабыз. Граммлап улчэмим шул, шуна эчлеген ничек яратасыз , шулай эшләгез. Кишер чи килеш салына. Пешермибез !