Перейти к содержимому
Максиметер

Помидоры дольками. Без яратабыз. Ясавы да тиз.

Помидоры дольками. Без яратабыз. Ясавы да тиз. Банкаларны стерилизовать итэргэ. Һэрберсенен төбенә суган боҗралап, лавр яфрагы, гвоздика, кара борыч салабыз. Помидорларнын эрелэрен кискәләп, вакларын шул килеш тә ярый - тутырабыз. 1 литрлы банкага 1 аш калагы 9 процентлы уксус хэм 1 аш калагы сыек май салып чыгабыз да кайнап чыккан рассол агызабыз. Рассол өчен 1 литр суга 1 аш калагы тоз, 3 аш калагы шикәр комы салып кайнатабыз. Рассол салынган помидорлы банкаларны водяная баняда 15 мин стерильләштереп алабыз. Бу 1 литрлы банкалар өчен. 700 гр банкаларны 10 мин, 500 гр банкаларны 7 мин җитә. Аннары капкач белән ябып, суынырга куябыә. Тәмле булсын. Сезнең Лилиягез

2 349 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

3 131 подписчиков · Еда и рецепты

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.