Перейти к содержимому
Максиметер

Кайсыдыр язылучым сораган иде, куям⤵️

Кайсыдыр язылучым сораган иде, куям⤵️ Иң тәмле КРЕМ 😋 Медовик, молочная девочка, наполеон тортлары һ.б өчен ✅ КИРӘК⤵️ 🌟Сөт- 400 мл 🌟Шикәр комы - 180 г 🌟Йомырка сарысы - 2 штук 🌟Кукуруз крахмалы - 3 аш калагы 🌟Ак май - 40 + 80 г 🌟Ванилин - 10 г 🌟Куертылган сөт (агы) - 50 г 🌟Творожный сыр - 230 г ӘЗЕРЛИБЕЗ⤵️ 🌟Сөтне кайнау хәленә җиткерәбез (кайнатасы түгел❗️) 🌟Ул арада шикәр комы, йомырка сарысы, крахмалны кушып, әйбәтләп болгатабыз 🌟Шушы масса өстенә кайнар сөтне әз-әзләп агызабыз, тиз-тиз болгатып торабыз (йомырка пешмәсен❗️) 🌟Ике масса (сөт+шикәр комы, йомырка сарысы, крахмал) бергә кушылгач, яңадан газ өстенә куеп, уртача утта куерганчы кайнатабыз, гел болгатып торабыз (мискә төбенә ябышмасын) 🌟Куергач, уттан алып 40 г ак май, ванилин өстәп болгатабыз, өстенә пищевая пленка каплап куябыз (масса пленкага тиеп торсын, һава калмасын), суытабыз 🌟Икенче этап итеп куертылган сөт белән бүлмә температурасындагы 80 г ак майны миксер ярдәмендә күпертәбез 🌟Шуңа творожный сыр өстәп, төерләре беткәнче болгатабыз 🌟Аннан соң шуңа суытылган заварной массаны калаклап кушып, массаларны үзара кушылганчы гына болгатабыз ( артыгы кирәкми❗️) Менә 👍😋крем! Чәйләрегез тәмле булсын☕️ Саклап куярга онытмагыз📌 Сез куйган ❤️❤️❤️ бик шат булам!

2 426 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

3 131 подписчиков · Еда и рецепты

Ещё по теме «Еда и рецепты»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.