Лилия тәм-томнары. Рецепты из моей тетрадки.
Еда и рецепты · 27 сентября 2026 г.
Банкадагы тавык ите
Банкадагы тавык ите Кирәк була: Тавык түше - 1шт. Сарымсак - 3-4шт. Суган - 3-4 шт. Лавр яфрагы - 2-3шт. Тоз, борыч тәменчә Тавыкны яхшылап юабыз, уртача кисәкләргә турыйбыз. Сарымсакны угыч аша уабыз, суганны ярым боҗралап турыйбыз. Тоз, борыч, сарымсакны кушып болгатабыз һәм туралган тавык өстенә салып яхшылап бутыйбыз. 30 минутка маринад сеңәргә калдырып торабыз. Банканы юабыз, корытабыз. Тавык белән суганны чиратлап банкага тутырабыз. Иң аста тавык була. Урта өлешкә лавр яфрагы да салып калдырабыз. Банка авызын фольга белән каплыйбыз. Салкын духовкага куябыз. 180 градуска күтәреп 1,5-2 сәгать пешерәбез. Табынга үзен генә яки берәр гарнир белән бирәбез. Тәмле булсын!