Кэбестэ маринадлаган идем. Инде банканын яртысына төштек, рецепт язарга вакыт җитми.
Кэбестэ маринадлаган идем. Инде банканын яртысына төштек, рецепт язарга вакыт җитми. Бу рецепт белән искиткеч тәмле килеп чыга. 2 шәр банка ясыйм. Берсенә кызыл чөгендер турадым. Итак, киттек. Кәбестәне катысын сайлап алып, ничек кирәк турыйсыз. Өч литр лы банкага 2,5 кг тирәсе кәбестә алына. 2 кишер угычтан уарга, 1 уртача баш сарымсак телеп турыйбыз. 1.5 литр су кайнатырга куярга, кайнап чыккач 3 аш кашыгы тоз, 200 гр песок, 150 гр 9 процентлы уксус салырга , 1 мин тирәсе кайнатырга хэм кәбестә остенә кайнар коярга. Кайнап чыккан маринадны кәбестәгә !!! Суынгач, холодильникта сакларга. Кызыл кәбестә өчен 1 баш чи чөгендер турадым банкага. 2 сэг әзер була инде ул. Без ошаттык. Сез дә ясап карагыз. Сезнен Лилиягез