МАДОУ "Центр развития ребенка - детский сад №111 "Батыр"
Лайфстайл · 8 сентября 2026 г.
Бүген безнең бакчада — ЧЫН ӘКИЯТ! ✨ — 8 сентября 2026 г. в 13:14:31.120
Бүген безнең бакчада — ЧЫН ӘКИЯТ! ✨ Әйе-әйе, үзебезнең бакчада «Татарстанда Әкият көне» узды! Һәм бу көн Габдулла Тукай иҗатына багышланды. Ә ничек узды дисезме? ✔️ Квест буенча станцияләргә бүлендек ✔️ Өлкән буын белән бергә уйнадык — әби-бабайлар безнең командада! ✔️ «Читән» һәм «Орчык» кебек милли уеннарда көч сынаштык ✔️ Тукай әсәрләрен танып, исемнәрен кычкырып әйттек ✔️ Һәм Су анасы өчен чын тарак бизәдек! 🪮Күзләр ялтырады, йөзләр нурланды! Тукай телебез, гореф-гадәтләребез — безнең байлык. Бүген без аны чын күңелдән тойдык❤

