МАДОУ "Центр развития ребенка - детский сад №111 "Батыр"
Лайфстайл · 7 сентября 2026 г.
Кулинарная станция "Казан мастеров" продолжает свою работу. Онны эзләп... — 7 сентября 2026 г. в 10:56:47.147
Кулинарная станция "Казан мастеров" продолжает свою работу. Онны эзләп таптым да Ватып кукәй дә салдым Өстәлгә урмәләдем дә Камыр баса башладым Бетен җиргә он чәчелде Тишек булды иләгем Үзем дә бик бәләкәй ич Талды минем беләгем Кулларым да бик кечкенэ Уклавы да бик авыр Миннән бер дә сорамый бит Хаман жәелә камыр Ул кадәр кызык булыр дип Уйламадым бу эшне Әни белән бергәләшеп Пешердек тәмле бәлешне Татар халкының милли ризыклары тарихтан килгән , бик бай һәм бөтен дөньяга мәшһүр. Татар халкы камыр ашларын бик яратып әзерли. Алар гаять күптөрле. Кайберләре, мәсәлән, бәлеш, гөбәдия, өчпочмак, пәрәмәч, кыстыбый һ.б. Гадәттә, бу ашамлыклар табынны бизәп тора, шуңа күрә аларны сырлап, матурлап ясыйлар.

