Бүген 11 төркемдә яңа атна башланды — ул Су атнасы! 😍🏄♀️ — 27 июля 2026 г. в 17:42:20.208
Бүген 11 төркемдә яңа атна башланды — ул Су атнасы! 😍🏄♀️ Без су белән уйнадык: коенып, чалпылдап, бер-беребезгә сиптереп алдык! Суның безгә ни өчен кирәклеген белер өчен, кызыклы квест-уен уздырдык. Балалар бик актив катнаштылар, күп нәрсә белделәр, ә иң мөһиме — күзләре янып, елмаеп, шатланып уйнадылар. Эмоцияләр бик күп!🤸♀️🤸♂️ Су атнасы дәвам итә — алда тагын кызыклы көннәр көтә! 🐳

