2026 елның 20-24 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең 98 номерлы «Балачак планетасы" балалар ...
2026 елның 20-24 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең 98 номерлы «Балачак планетасы" балалар бакчасы базасында "Киләчәк планетасы" V Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды. Конкурста катнашучылар саны елдан-ел арта. Бу фестиваль ярышларында быел безнең 11 зурлар төркеме беренче тапкыр көч сынашты. Татарстан Республикасының Яр Чаллы, Алабуга, Чистай, Кукмара, Түбән Кама шәһәрләреннән 84 команда (330 бала) килгән иде!!! 4 көн барган масштаблы фестивальнең 2 көнендә остаз- мөгаллим һәм 5 баладан торган "Акыллыкайлар" командабыз техник лабораторияләрдә🚀 робот техникасы, программалаштыру, электроника, 3D-дизайн, мультипликация һәм тикшеренү юнәлешләрендә сынаулар узды 🚀Сынаулардан тыш, яндыру, нейро – пилотирование, техник күрү модуле белән танышу, шулай ук «Кванториум» балалар технопаркының РОБО-боулинг, значоклар ясау кебек бик күп инновацион кызыклы мастер-классларда катнаштык💥 Нәтиҗәдә без «Мульти‑Робо‑Техно‑бакча» команда беренчелеге "Яшь программистлар"номинациясендә мактаулы II урынга лаек булдык👏👏👏 «Әни, әти һәм мин — техник гаилә» номинациясендә 30 гаилә командасы арасында бакчабыз данын яклап төркемебездән Батыршиннар гаиләсе көрәште Алар да II урынга лаек булды👏🏻👏🏻👏🏻 Бу искиткеч фестиваль-бәйрәмне оештыручы барлык катнашучыларның күңелен күреп җиңү шатлыгын өләшүчеләр:бакча мөдире Наилә Габдулловнага, өлкән тәрбияче Гүзәл Фәритовнага, илһамчы- остаз Ирина Сергеевнага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!