Бу атнаны 1 нче кечкенәләр, 8 нче төркем, балалары белән йорт кошлары турында сөйләштек...
Бу атнаны 1 нче кечкенәләр, 8 нче төркем, балалары белән йорт кошлары турында сөйләштек. Максатыбыз: кошларга карата кызыксыну уяту, мәрхәмәтлелек тәрбияләү; балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген һәм сүз байлыгын үстерү. Йорт кошлары турында рәсемнәр карадык, дидактик уеннар уйнадык: “Нәрсә тавышы?”, “Әнисен тап”; М. Фәйзуллинаның “Чебиләр зарядкасы”шигыре белән таныштык,“ Тавык һәм чебиләр” хәрәкәтле уенын уйнадык һәм “Чебиләр өчен ярмалар“ (бармак белән рәсем ясау) темасына рәсем ясадык.