Кулларны юу көне: сәламәтлекнең нигезе!🫧🧼
Кулларны юу көне: сәламәтлекнең нигезе!🫧🧼 Бүген безнең 8 нче торкемебездэ мөһим чара — «Кулларны юу көне» узды. Бу гадәти генә көн түгел, ә үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеген саклау өчен бик кирәкле вакыйга!🔬🫧🧴🧼 Ни өчен кулларны юу шулкадәр мөһим? Безнең кулларыбыз көн дәвамында миллионлаган микробларны җыя. Алар безгә тоткан ишек тоткалары, уенчыклар, китаплар, телефоннар өслегендә яшиләр. Бу микроблар исә салкын тию, эчәк инфекциясе һәм башка авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Кулларны юу — бу иң гади, әмма иң нәтиҗәле саклану чарасы. Кулларны дөрес юу кагыйдәләре: 1. Сабынлагыз. Кулны сабын белән юарга кирәк. Сабын бактерияләрнең тышчасын җимерә.🧼 2. 20 секунд юыгыз. Кулларны җентекләп юу өчен якынча 20 секунд кирәк. Юган вакытта уч төпләрен, бармак араларын, бармак очларын һәм беләкнең өске өлешен онытмагыз.🫧✋ 3. Юешләп юыгыз. Кулны юар алдыннан һәм сабыннан соң яхшылап юешләргә кирәк.🚿 4. Сөлге белән корытыгыз. Юганнан соң кулларны чиста сөлге белән корыту мөһим, чөнки дымлы кулда микроблар тизрәк үрчи. ☝️ Бүгенге көнебез ничек узды? Бүген без бу кагыйдәләрне кабатладык һәм практикада ныгыттык. Балалар бик кызыксынып, җаваплылык тоеп катнаштылар. Һәркем чисталыкның никадәр мөһим икәнен аңлады. Кулларны юу — ул авырулардан саклану гына түгел, ә пөхтәлек һәм үзеңә карата хөрмәт билгесе дә. Сәламәт булыйк! Көнегез матур һәм чиста узсын!☀️🥰