МАДОУ "Детский сад № 261" Советского района г. Казань "СӘЙЛӘН"
Образование · 4 мая 2026 г.
🎉 Котлыйбыз! Солтан Хәбриев — «Татар малае» җиңүчесе! — 4 мая 2026 г. в 20:22:03.984
🎉 Котлыйбыз! Солтан Хәбриев — «Татар малае» җиңүчесе! 🔥Безнең мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче Хәбриев Солтан исемле малаебыз «Татар малае» шәһәркүләм конкурсында зур җиңү яулады! 👍Солтан үзенең чыгышларында татар телен, гореф-гадәтләрне һәм нәсел шәҗәрәсен саклап калу кебек мөһим проблемаларны күтәрде. Аның чыгышы жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да битараф калдырмады. 🪗Бу егетебезнең таланты чиксез: ул матур итеп баянда уйный, бии һәм җырлый. Аның уңышы — ул барыбыз өчен дә зур горурлык! 🚲Бүләкләү тантанасында барлык җиңүчеләрне дә «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы вәкилләре котлады һәм истәлекле бүләк — велосипедлар тапшырды. 👏Солтанны чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да яңа иҗади үрләр, зур уңышлар телибез!

