Бүген хөрмәтле якташыбыз, күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлекле... — 15 мая 2026 г. в 12:58:02.043
Бүген хөрмәтле якташыбыз, күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Рәсәйнең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Габдрахман улы Имашевны туган авылы Каенавылда соңгы юлга озаттык. Мәсгут абый үзенең хезмәте, зыялыгы, таланты белән халкыбызның горурлыгына әверелде. Аның тырышлыгы, җылы сүзләре һәм киң күңелле булуы һәркемнең күңелендә тирән эз калдырды. Аның исемен йөртүче Каенавыл урта мәктәбе коллективы,укучылар һәм әти-әниләр исеменнән без Мәсгут Габдрахман улының якты истәлеген мәңге саклап калырга вәгъдә итәбез. Аның урыны безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр. Рәхмәт сиңа, Мәсгут абый, барлык изге гамәлләрең өчен. Җәннәт бакчасында тыныч йокла! Туганнарының, якыннарының, дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһ Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен...

