ЗУР ЮГАЛТУ — 13 мая 2026 г. в 08:43:29.235
ЗУР ЮГАЛТУ Авылдашыбыз, күренекле композитор, Татарстанныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе, Рәсәйнең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Габдрахман улы Имашев 1930 елның 5 июлендә Пермь өлкәсенең Барда районы Каенавылда туа. 1959-1964 елларда Казан консерваториясендә укый. Студент елларында Татар академия театрында эшли. Соңыннан — Әлмәт музыка училищесы, Казан шәһәрендәге П.И.Чайковский исемендәге музыка мәктәбе, Татар опера һәм балет театры, Казан театр училищесы директоры. Мәсгут Габдрахман улы Имашевның тормыш юлы - матур тарих. Ул сәләт һәм тырышлык, гадилек һәм дәрәҗәлек үрнәге. Аның исемен горур йөрткән Каенавыл урта мәктәбе укытучылар коллективы балаларны бу исемгә лаеклы итеп тәрбияләү юнәлешендә күп көч куя. Инде 14 ел иӊ тырыш, сәләтле, актив, ижади укучыларыбызга һәр уку елы ахырында М.Г. Имашев стипендиясе тапшырыла. Бу - укучыларыбызны яңа үрләр яулау өчен зур этәргеч булып тора. Кызганычка каршы, бүген, 13 майда, кайгылы хәбәр килде: 95 яшендә Мәсгут Габдрахман улы Имашев вафат булган. Каенавыл урта мәктәбе коллективы, укучылар, әти-әниләр туганнарының, якыннарының һәм дусларының тирән кайгысын уртаклаша. Аллаһ Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен... Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.

