“Ир егетнең эчендә иярләгән ат ятыр”,- дип, мәкаль ир-егетнең холкын һәм омтылышын ат ...
“Ир егетнең эчендә иярләгән ат ятыр”,- дип, мәкаль ир-егетнең холкын һәм омтылышын ат белән бәйли. Ат кебек ышанычлы, ат кебек түзем, ат кебек җитез, кайбер чакта ат кебек ярсу – чынлап та бу сыйфатлар безнең ир-егетләребезгә аттан күчкәндер. Ат тоткан кеше атын ничек яратса, тәрбияләсә, аның турында кайгыртса - малкае да аңа шулай җавап биргән. Безнең халкыбыз бу бәйләнешне йөрәге белән тоеп яшәгән.