Перейти к содержимому
Максиметер

Хәерле имин сишәмбе иртәләре телим сезгә, дусларым!🌞🍁

Хәерле имин сишәмбе иртәләре телим сезгә, дусларым!🌞🍁 Шулай булсын, юлчы юлдан уңсын, Эштәгеләр эштән уңсыннар. Һәр кешегә бәхет капкаларын Фәрештәләр ачып куйсыннар. Уйларының очын җуючылар Эзләгәнен табып сөенсен. Мәхәббәтне юк дип йөрүчеләр Олы мәхәббәткә тиенсен. Һәрбер көннең яңалыгы була, Охшаш булмый көннәр көннәргә. Көчсезләргә көч өстәсен бу көн Гомер баскычыннан менәргә. Яхшылыкка юмарт булсын бу көн, Ишекләрне кайгы какмасын. Максатына барган һәрбер кеше Өмет белән алга атласын. Фәнис Яруллин. 💖💖💖🌹🌹🌹🤲🤲🤲

679 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

938 подписчиков · Развлечения

Ещё по теме «Развлечения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.