🎉Кукмара районында яшәүче 102 яшьлек Фәһимә Зәйнәгыеваны Өлкәннәр көне белән котладылар
🎉Кукмара районында яшәүче 102 яшьлек Фәһимә Зәйнәгыеваны Өлкәннәр көне белән котладылар Җиһанда иң матур бәйрәмнәрнең берсе — Өлкәннәр көне. Бу көнне без тормыш юлының һәр мизгелендә безнең белән булган, безгә яшәү көче, акыл һәм мәхәббәт биргән кадерле кешеләребезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Аларның җилкәсендә сугыш авырлыкларын кичерү, илне торгызу, завод-фабрикалар төзү, иген игү кебек зур сынаулар ята. Алар безнең өчен тере тарих кына түгел, ә тормыш этикасы һәм намус өлгесе дә.