Перейти к содержимому
Максиметер

Хәерле төннәр🤲

Хәерле төннәр🤲 Эзләп табармынмы? Сәер халәт... Кемдер ялга китә Ак күбекле диңгез ярына. Ә мин менә тайга шаулавыннан Бер рәхәтлек табам җаныма. Аллы - гөлле төньяк балкышлары Чал себернең төнге күгендә. Иңнәремнән гүя сыйпап үтеп, Бәлзәм яга хисле күңелгә. Ымсындырып өтә истәлекләр Ак сыкылы салкын котыпта. Саубуллашмый киткән дәртле яшьлек Ялкынланып үрти офыкта. Зәңгәр җиләк йоклый кар астында, Поляр төннәр үтеп бетмәгән, Анда - санда җәнлек эзләренә Яз җылысы төшеп җитмәгән. Язлар әле монда соңрак килер, Зәмһәрир кыш үткән, түзәрлек. Үткәннәрнең җете ак төсләрен Эзләп табар микән күзләрем? Ак боланнар күреп таныр микән Юлларына кабат мин чыксам? Тайга кайтавазы дәшәр микән: -Эһе - һе - һей!- диеп кычкырсам? Вакыт һаман ераккарак куа Өсләреннән тайга - урманның. Яшьлек булып үткән еллар чаба Тоягында җитез боланның. . Суфия МОСТАФИНА

280 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

941 подписчиков · Развлечения

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.