И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! — 20 апреля 2026 г. в 08:20:04.410
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам! Бөек язучыбыз Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган әдәби кичәсендә Габдрахман авылы “Ландыш” балалар бакчасыннан кечкенә кунакларыбыз – тәрбияләнүчеләр - кунак булдылар. Балалар өчен бу вакыйга гади генә сөйләшү түгел, ә Тукай дөньясына керү мөмкинлеге булды. Алар шагыйрьнең яраткан әкиятләре һәм шигырьләре буенча төшерелгән мультфильмнарны карадылар. Мультфильмнар аша күрелгән образлар һәм сюжетлар балаларның күңеленә тирән эз калдырды. Алар Габдулла Тукайның иҗатын яңача, күз алдына китереп күрә алдылар. Бу очрашу балаларда әдәбиятка булган кызыксынуны арттырды һәм шагыйрьнең мирасын кадерләп саклау хисен уятты.

