Сабантуй бәйрәме – татар халкының йөзек кашы булган зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул – хезмәт... — 26 мая 2026 г. в 13:10:50.209
Сабантуй бәйрәме – татар халкының йөзек кашы булган зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул – хезмәт һәм дуслык берләшүе. Быел да бакчабызда бу бәйрәм гөрләп узды. Милли кием кигән балалар һәр төркемгә кереп сабантуй турында шигырьләр сөйләделәр, бүләкләр җыйдылар, бәйрәмгә чакыру өләштеләр. Бәйрәм яшел үләнле мәйданчыкта үткәрелде, милли көйләр яңгырады. Балаларга бик күп төрле татар халык уеннарында катнаштылар:атка атланып чабу, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып чабу, чүлмәк вату һ.б. Һәрбер балага үзенең осталыгын күрсәтергә мөмкинчелек бирелде. Бакчада оештырылган әлеге чара балаларның күңеленә бик хуш килде. #Сабантуй

