"АРЧА ЧИТЕКЛӘРЕ" ЭТНО-ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ — 7 августа 2026 г. в 07:15:07.178
"АРЧА ЧИТЕКЛӘРЕ" ЭТНО-ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ Хөрмәтле милләттәшләр, җыр-моң сөючеләр! Сезне Арча шәһәрендә узачак "Арча читекләре" этно-фестивалендә катнашырга чакырабыз. Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 15 нче августка кадәр ardk-metod@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. «Вокаль ансамбльләр» «Хореография» «Фольклор-этнографик күренеш» «Инструменталь башкару»номинацияләрендә катнашырга теләүче иҗат коллективлары рәхим итегез! Элемтә өчен телефон: 89297280074 "Арча читекләре" этно-фестивале онытыла барган борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне торгызу, халык җыр-биюләрен киләчәк буыннарга җиткерү, читек чигү осталарын, һөнәрчеләрне барлау, күн кәсепчелеген, татар халкының милли аяк киеме-читекне популярлаштыру максатыннан үткәрелә. #АрскКультура #АрскийРДК

