Бүген, 29 нчы май көнендә, "Күбәләк" балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме- С... — 29 мая 2026 г. в 20:00:03.097
Бүген, 29 нчы май көнендә, "Күбәләк" балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме- Сабантуй гөрләп узды. Сабантуй – эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килүче бәйрәмнәребезнең берсе. Без - бәйрәмне музыка залында башлап җибәрдек. Балалар “Сабантуй” җырын җырлап, шигырьләр белән, татар халык киемнәре киеп, чыгыш ясадылар.Сабантуй бәйрәмен атлар чабышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Халыкта хәтта ат чабышыннан башка узган Сабан туе – гармунсыз туй кебек дигән әйтем дә бар. Балаларыбыз өлкәннәрдән калышмый, Сабантуй бәйрәмен “Ат чабышы” белән башлап җибәрдек. Балалар кызыксынып, дулкынлану белән “атлар” ны күзләделәр, иптәшләренә көч биреп тордылар. "Чүлмәк вату” ярышы чын мәгънәсендә күңел ачу өчендер, мөгаен. Күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга тырышучы балаларны күзәтеп тору үзе бер күңелле. Балалар да сынатмады, тырышып-тырышып чүлмәк ваттылар. "Капчык киеп йөгерү”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү”, "Аркан тартыш" кебек уеннары да балалар өчен кызыклы булды. Алар һәрбер уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар.Бәйрәм ярышлар , бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды. Бәйрәмне йомгаклап, балалар татар халык биюен башкардылар .Милли бәйрәмебез һәрберебезнең күңелендә озак сакланыр дип, өметләнеп калабыз!

