Бүген безнең уртанчылар төркеме балалары үзләрен чын галимнәр һәм бакчачылар кебек хис ... — 21 июля 2026 г. в 10:01:28.084
Бүген безнең уртанчылар төркеме балалары үзләрен чын галимнәр һәм бакчачылар кебек хис итте. Без балалар бакчасының җиләк-җимеш бакчасына сәяхәт кылдык. Максатыбыз-җәйге кояш нурларында җиләк-җимешләрнең ничек үсүен үз күзләребез белән күрү һәм тикшерү булды. Балалар алма агачы һәм чия куакларында үсеп утырган җимешләрнең кояшка карап елмаюын күрделәр. Без үсемлекләрнең суны ничек яратуы, үсү өчен аларга кояш яктылыгы һәм җылылык кирәклеге турында сөйләштек.

