Бүген безнең балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның — 23 апреля 2026 г. в 16:06:33.451
Бүген безнең балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар, бердәм булып «Туган тел» җырын башкардылар. Шулай ук алар «Су анасы» һәм «Шүрәле» мультфильмнарын зур кызыксыну белән карадылар. Габдулла Тукайга багышланган «Туган телем - шагыйрьләр теле» конкурсында уңышлы катнашкан балалар бакчабыз тәрбияләнүчесе Анастасьева Леяга мактаулы диплом тапшырылды.

