2026 ел - герой шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуы белән
2026 ел - герой шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуы белән истәлекле ел. Шул уңайдан, Биектау районы "Сандугач" балалар бакчасында "Муса Җәлил шигырьләрен татар телендә иң яхшы сөйлүче бала" районкүләм бәйгесе узды. Балалар биек шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сойләделәр. Бакчабызда тәрбияләнүчебез Ибраһимов Сәит тә әлеге бәйгедә катнашты. Ул Муса Җәлилнең «Карак песи» шигырен башкарды. Сәитебезне зур җиңуе белән чын куңелдән тәбрик итәбез!