МБДОУ "Билингвальный детский сад №178 комбинированного вида" Советского района г.Казани
Лайфстайл · 15 мая 2026 г.
«Тукай һәм традицияләр» — 15 мая 2026 г. в 14:06:43.713
«Тукай һәм традицияләр» Бүген, 15 майда, Роберт Миңнуллин исемендәге китапханәдә «Аулак өй көрәш» межрегиональ проектының финалы ярышлары узды. 2025 елның октябрь аенда узган сайлап алу турларын узып, безнең балалар бакчасы финалга чыгу хокукын яулады! Финал уеннары Габдулла Тукай иҗатына багышланды. Без татар халкының матур йоласы — «исем кушу» күрсәттек. Шулай ук балалар пазллар җыйдылар, Тукайның «Су анасы» әкиятен яттан сөйләделәр. Финалдан соң балалар өчен китапханә буйлап экскурсия һәм кызыклы мастер-класслар оештырылды. Балалар өчен бу чын бәйрәм булды. Татар телен, мәдәниятен, Тукай мирасын саклаучылар үсә. Киләчәк буынга ышаныч зур. Финалга чыгуыбыз — үзебезнең җиңү! Тарихны, йолаларны, телне яратып яшәгез, балалар! #командаказанскогообразования #детскиесадывказани #педагогиказани #казанскоеобразование #педагогиказани #детскийсад178 #годдошкольногообразования #гдотатарстан

