МБДОУ "Билингвальный детский сад №178 комбинированного вида" Советского района г.Казани
Лайфстайл · 27 марта 2026 г.
Радиода – безнең балалар бакчасы турында! — 27 марта 2026 г. в 18:57:59.589
Радиода – безнең балалар бакчасы турында! Пәнҗешәмбе көнне безнең балалар бакчасында узган "Мирас" семинар утырышы ГТРК «Татарстан» радиосының игътибарына лаек булды. Бу чара турында радиода җылы сүзләр белән сөйләделәр. Алып баручы балаларыбызның активлыгын, тәрбиячеләребезнең осталыгын һәм бакчабызда урнашкан милли, дустанә атмосфераны билгеләп үтте. Без, 178нче балалар бакчасы коллективы, ГТРК «Татарстан» радиосына рәхмәтебезне белдерәбез! Безнең бакчабызга күрсәткән игътибарыгыз, чарабызны яктыртуыгыз өчен зур рәхмәт. Сезнең ярдәмегез белән балаларыбызның уңышлары, бакчабыздагы матур традицияләр киңрәк аудиториягә билгеле булды. Бу безне рухландыра, алга таба да иҗади эшләргә өмет бирә.

