МБДОУ "Билингвальный детский сад №178 комбинированного вида" Советского района г.Казани
Лайфстайл · 19 апреля 2026 г.
«Зефирка» конкурсыннан зур җиңүләр белән кайттык! — 19 апреля 2026 г. в 17:09:55.375
«Зефирка» конкурсыннан зур җиңүләр белән кайттык! Бүген «Нагорный» мәдәният йортында күптән көтелгән «Зефирка» балалар иҗаты һәм сәнгать бәйгесе үтте. Бу елны бәйге бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган иде. Безнең бакча балалары бу чарада бик актив катнаштылар һәм зур уңышларга ирештеләр. Аларның тырышлыгы, талантлары һәм туган телгә, әдәбиятына булган мәхәббәтләре жюри тарафыннан югары бәяләнде: 1. Кашапов Сабит «Ай һәм кояш» шигырен сөйләп 1 урын яулады 🥇 2. 18 төркем балалары «Эш беткәч уйнарга ярый» әсәрен сәхнәләштереп, шулай ук 1 урынга лаек дип табылды 🥇 3. Фасахова Сөембикә, зур сәхнәгә беренче чыгуына карамастан, «Сабыйга» шигыре белән 2 урын алды 🥈 Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләүче тәрбиячеләр Кашапова Айсинә Айратовнага һәм Агзамова Алия Рамилевнага зур рәхмәтебезне белдерәбез! Балаларыбызны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм горурланабыз! #командаказанскогообразования #детскиесадывказани #педагогиказани #казанскоеобразование #педагогиказани #детскийсад178 #годдошкольногообразования

