МБДОУ "Билингвальный детский сад №178 комбинированного вида" Советского района г.Казани
Лайфстайл · 18 июня 2026 г.
Милли бәйрәм- Сабантуй! — 18 июня 2026 г. в 10:32:16.846
Милли бәйрәм- Сабантуй! Буген безнең балалар бакчасында иң күңелле, иң җанлы бәйрәмнәрнең берсе — Сабантуй узды! Балаларның чыңгырдап көлүе, дәрте дулкынланып торган татар халык җырлары һәм милли биюләр бакчабызны олы бәйрәм мәйданына әйләндерде. Нәниләребез чын батырлар кебек көч сынаштылар: 🔺Күзләрне бәйләп чүлмәк ваттылар; 🔺Курку белмәс җайдаклар кебек ат чабышында катнаштылар; 🔺Җитезлекне сынап, чиләк белән су ташыдылар; 🔺Игътибарлылыкны күрсәтеп, кашыкка йомырка салып йөгерделәр; 🔺Дуслыкны һәм көчне сынап, бердәмлек белән аркан тартыштылар. Бәйрәмебез бик күңелле, дәртле һәм онытылмаслык үтте. Һәр бала үзен чын Сабантуй батыры итеп хис итте. #командаказанскогообразования #годдошкольногообразования #гдотатарстан

