Олы Әтнә балалар бакчасында бу уку елында «Театраль баскычлар» («Театральные ступеньки»... — 22 мая 2026 г. в 10:09:06.558
Олы Әтнә балалар бакчасында бу уку елында «Театраль баскычлар» («Театральные ступеньки») түгәрәге уңышлы эшләп килде. Түгәрәк кысаларында нәниләр сәнгатьле сөйләм серләренә өйрәнделәр, төрле рольләргә кереп, үзләренең актерлык осталыкларын сынап карадылар. Бу шөгыльләр балаларга сәхнәдә үзләрен иркен тотарга, сөйләм телләрен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итте. Түгәрәкнең йомгаклау шөгыле булып Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкияте буенча куелган спектакль булды. Нәни артистлар үз рольләрен зур осталык белән башкарып, әти-әниләренә онытылмаслык мизгелләр бүләк иттеләр.

