МБДОУ "Большеатнинский детский сад" Атнинского МР РТ
Образование · 27 апреля 2026 г.
Безнең балалар бакчасында Бөтенроссия Эколят көне билгеләп үтелде. Мәктәпкә әзерлек (1)... — 27 апреля 2026 г. в 12:27:34.466
Безнең балалар бакчасында Бөтенроссия Эколят көне билгеләп үтелде. Мәктәпкә әзерлек (1) төркеме балалары белән “Эколятлар — табигатьне саклаучылар, ә без аларга бу эштә ярдәм итәбез” девизы астында мавыктыргыч һәм файдалы чара оештырылды. Барлык чаралар да әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт хисләре, табигатьне саклауга омтылыш тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Балалар эколятларның кемнәр икәнен һәм аларның нинди мөһим миссия башкаруларын, әйләнә-тирәдәге барлык тереклекне саклауның: ботакларны сындырмауның, чүп-чарны чүпләмәүнең һәм, әлбәттә, канатлы дусларыбызга ярдәм итүнең мөһимлеген белделәр. Балалар янына кунакка әкият герое Шалун һәм ала карга килде . Кунаклар балаларда шатлык һәм соклану хисләре уяттылар. Балалар үзләрен бик яхшы табигать белгечләре итеп күрсәттеләр. Табигатьне саклау - гади һәм күңелле, бигрәк тә без моны бергә эшләгәндә.

