МБДОУ "Большеатнинский детский сад" Атнинского МР РТ
Образование · 29 апреля 2026 г.
Мәктәпкә әзерлек (1) төркеме балалары белән Чернобыль АЭС ындагы һәлакәтнең 40 еллыгына... — 29 апреля 2026 г. в 11:17:36.341
Мәктәпкә әзерлек (1) төркеме балалары белән Чернобыль АЭС ындагы һәлакәтнең 40 еллыгына, янгыннан саклану көненә һәм җәйге чорда балаларның куркынычсыз ялын планлаштыру мәсьәләләренә багышланган дәрес үткәрелде . Балалар «Чернобыль: фаҗига, батырлык, хәтер» дигән презентациясен карадылар, «Гражданлык оборонасы сигналлары» дигән видео инструкциясе белән таныштылар, «Янгын сүндерүчегә нәрсә кирәклеген сайлагыз», «Ут – дус, ут - дошман», «Коткару телефонын тап» дигән уеннар уйнадылар. Ә әти - әниләр өчен «Җәйге чорда куркынычсыз ялны оештыру” дигән белешмәлек әзерләнгән иде. Бу безнең балаларыбыз өчен куркынычсызлык һәм гражданлык җаваплылыгының мөһимлеге турында күбрәк белү өчен менә дигән мөмкинлек булды.

