Сабантуй – татар халкының иң күркәм, иң зур һәм тантаналы бәйрәмнәренең берсе. Бүген бе... — 1 июня 2026 г. в 14:09:48.880
Сабантуй – татар халкының иң күркәм, иң зур һәм тантаналы бәйрәмнәренең берсе. Бүген безнең балалар бакчасында Балаларны яклау көне уңаеннан, милли гореф-гадәтләребезне саклап, искиткеч Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. 🎉🎶 Ямьле мәйдан уртасында җыр-бию тынмады, балалар өчен төрле кызыклы уеннар оештырылды. 🤸♀️Нәниләр зур дәрте белән кашыкка йомырка салып йөгерделәр, чиләк белән су ташыдылар, чаптар атларда узыштылар. 🥚💧 Тылсымлы «Чүлмәк вату» һәм милли «Түбәтәй» уеннарында катнашучыларга тамашачылар дәррәү алкышлап көч биреп торды. 🎭✨ Тәрбияче апалары да балалар белән бергә балачак дөньясына кайтып, уеннарда бик теләп катнаштылар. 👩👧 Бәйрәмебезгә кунакка яраткан әкият геройлары – Маша белән Аю һәм зур шаян Куян да килде. 🧚♀️🐻🐇 Алар балалар белән бергә уйнап-биеп, бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр. ✨ Бу көн һәр нәнинең күңелендә якты, шатлыклы һәм онытылмаслык якты истәлек булып калды! 🌟🎉

