«Татарстанда әкиятле көн: Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт» республика акциясе кысаларында... — 8 сентября 2026 г. в 11:47:59.537
«Татарстанда әкиятле көн: Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт» республика акциясе кысаларында уртанчылар төркеме тәрбичесе Гүзәл Илгизәр кызы балаларны Габдулла Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкияте белән таныштырды. Балалар кызыксынып әкиятне тыңладылар, ә соңыннан битлекләр киеп, геройлар ролен сайлап, әкиятне уйнап карадылар. Һәр бала үз образын яктыртырга тырышты — Кәҗәне кыюрак, Сарыкны куркагырак итеп сурәтләде. Бу уен аша балалар әкиятнең гыйбрәтен дә аңлап алдылар — дуслык һәм үзара ярдәмнең мөһимлеген тойдылар . Акция балаларның иҗади кыюлыгын ачты һәм Тукай мирасына карата кызыксынуны арттырды. #ГодДошкольногоОбразования #ГДО #БольшекайбицкийДетскийСадМиляшкай #ДеньЯзыковНародовРоссии

