🎉 «Туган тел фестивале — 2026» республика профессиональ конкурсы‑премиясе булып үтте! 👏
🎉 «Туган тел фестивале — 2026» республика профессиональ конкурсы‑премиясе булып үтте! 👏 Чара Башир Рәмеев исемендәге Казан IT‑паркында булып узды — әлеге заманча мәйданчыкта татар теле аша мәктәпкәчә белем бирүнең киләчәге турында сөйләшү бигрәк тә үзенчәлекле сизелде. Бу — Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен иң мөһим чараларының берсе. Аеруча горурланып әйтергә кирәк: чарада ТР Дәүләт Советы рәисе Марат Әхмәтов һәм ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты — бу педагоглар хезмәтенә бирелгән зур игътибарны күрсәтте. Безнең балалар бакчасы тәрбиячеләре — Валентина Михаил кызы, Динә Камил кызы, Екатерина Николай кызы — фестивальдә чын күңелдән, бик теләп катнаштылар. Алар чарада актив фикер алыштылар, кызыклы мастер классларда катнаштылар һәм яңа идеяләрне игътибар белән өйрәнделәр. Эшегездә уңышлар телибез.🙏 #ГодДошкольногоОбразования #ГДО #БольшекайбицкийДетскийСадМиляшкай