Безнең балалар бакчасында Өлкәннәр көне уңаеннан зур бәйрәм булып узды. Күп еллар буе б...
Безнең балалар бакчасында Өлкәннәр көне уңаеннан зур бәйрәм булып узды. Күп еллар буе балалар тәрбиясендә намуслы хезмәт күрсәткән ветеран коллегаларыбызның кайберләре килә алмадылар. Шуңа күрә аларны аерым котлап чыктык. Сезнең кыйммәтле тәҗрибәгез, мәхәббәтегез һәм тырышлыгыгыз — безнең өчен зур мирас. Бәйрәм белән, хөрмәтле ветераннарыбыз! Саулык-саламәтлек, тыныч тормыш телибез. 🤲