Безнең 123 нче «Акчарлак» балалар бакчасында «Гасырлардан гасырларга» дип исемләнгән кү... — 5 мая 2026 г. в 09:31:57.552
Безнең 123 нче «Акчарлак» балалар бакчасында «Гасырлардан гасырларга» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Балалар, әти-әниләр һәм бакчабыз тәрбиячеләре ерак әби-бабаларыннан истәлек булып калган кадерле ядкарьләрен алып килделәр. Чигелгән карават япмалары, түбәтәй-калфаклар, камзул, читек, чабаталар, кулдан ясалган дисбе, бабаларыбызның эш кораллары, урак, пыяла кискеч, кер юу тактасы, балчыктан ясалган кувшиннар, кәрәсин лампалары, самавыр, агач кашыклар... Ниләр генә урын алмаган монда! Кечерәйтеп ясалган авыл өе макетында сиртмәле бишек, сандык, сугылган паласлар, күкеле сәгать, мич, табагач, бизәкле шкаф, хәтта татар әбисе белән татар бабаен да күрергә мөмкин иде. Болар барысы да безнең үткәнебезне хәтерләтеп торучы, бүгенге заман балаларына элекке тормыш турында сөйләүче, хәзер инде музейларда гына сакланучы экспонатлар... Балалар әлеге күргәзмәне кызыксынып карадылар, сораулар бирделәр, ә инде аларга тәрбиячеләр бик рәхәтләнеп җавап кайтардылар, бик күп яңа мәгълүмат җиткерделәр. Бу эштә ярдәм күрсәткән, безнең сорауга битараф калмаган һәр ата-анага, әби-бабайга, тәрбиячеләргә без бик рәхмәтле!

