#группа_4 — 5 июня 2026 г. в 11:13:13.934
#группа_4 "Сандугач"та бүген Сабантуе, Шау- гөр килеп тора бакчабыз. Сез дә килегез,дуслар, Сабантуйга. Бергә- бергә күңел ачарбыз! 4 нче июнь бакчабызда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй гөрләп узды ☀️🥳Бу җайге бәйрәмне олылар да,кечеләр дә сагынып көтеп ала. Сабантуе уеннар,биюләр белән үрелеп барды. Бакчабызда тәрбияләнүчеләребез кашыкка йомырка салып йөгерү,чиләк белән су ташу,ат чабышы,бау тартышу кебек уеннарда һәм милли көрәштә үз көчләрен сынадылар. Бәйрәмебез бик күңелле узды.

