#группа_5 — 1 октября 2026 г. в 09:20:59.516
#группа_5 Бүген — күңелләрендә хәзинәдәй зирәклек саклаучы олы буын вәкилләренең бәйрәме — Өлкәннәр көне! Бу көн аеруча җылылык, шәфкатьлелек һәм рәхмәт хисләре белән тулган. Безнең балалар да бу бәйрәмгә зур җаваплылык һәм мәхәббәт белән әзерләнделәр. Кечкенә куллары белән, чын күңелдән тырышып, кадерле әби-бабалары өчен бәйрәм открыткалары ясадылар. Бу котлауларда — балаларның иң саф теләкләре һәм җылысы бирелгән. ❤️ Олы буын кешеләренә корычтай тазалык, тыныч картлык һәм балалар, оныклар шатлыгы күреп яшәвен телибез! Бәйрәм белән!