Бакчабызда «Имин юл» дип аталган кул эшләре бәйгесе булып узды. Чара балаларны юл хәрәк... — 7 мая 2026 г. в 13:40:47.892
Бакчабызда «Имин юл» дип аталган кул эшләре бәйгесе булып узды. Чара балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү эшенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм тәрбияләнүчеләрнең һәм аларның ата-аналарының юлларда куркынычсызлык культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Әлеге чараны оештыруда Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесының Актаныш районы бүлекчәсе һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты. Конкурста 4 яшьтән 7 яшькәчә балалар һәм аларның әти-әниләре актив катнашты. Аеруча игътибарны пластилинны сылап эшләгән (пластилинография) сюжетлы картиналар җәлеп итте. Бу эшләрдә балалар юл билгеләрен, светофорның ничек эшләвен, урам аша чыгу кагыйдәләрен, җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрнең дөрес гамәлләрен чагылдырды. Мондый иҗади биремнәр балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен уен формасында, күзгә күренерлек итеп өйрәнергә ярдәм итә. Барлык җиңүчеләр һәм катнашучыларга Ләйсән Мөхәмәтова дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Иң яхшы эшләр балалар бакчасы холлында оештырылган күргәзмәгә куелды. Мондый чаралар балаларның һәм аларның гаиләләренең иҗади сәләтен үстерүгә генә түгел, ә бәлки кече яшьтән үк юлларда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыруга да ярдәм итә.

