27 апрель көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында шигърият бәйрәме булы... — 28 апреля 2026 г. в 12:32:32.850
27 апрель көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында шигърият бәйрәме булып узды. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 140 ел тулуга багышланган күңелле һәм илһамлы чара узды. Бу көн чын мәгънәсендә шигърият һәм иҗат бәйрәменә әверелде. Аеруча чарага ямь өстәгән кунаклар – Актаныш авылы балалар бакчаларының нәниләре булды. Һәр балалар бакчасы үзенең композициясен тәкъдим итте. Безнең балалар Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен сөйләделәр. Аларның ихлас чыгышлары, Тукай шигырьләрен яратып сөйләүләре тамашачыларның күңеленә үтеп керде. Кечкенә артистлар зур осталык күрсәттеләр.

