МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №7 "Детство" г.Арск"
Образование · 24 июня 2026 г.
24 июнь көнне Арчаның 7 нче номерлы балалар бакчасына «Милли мәгариф: традицион кыйммәт... — 24 июня 2026 г. в 18:24:37.117
24 июнь көнне Арчаның 7 нче номерлы балалар бакчасына «Милли мәгариф: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр» темасына багышланган Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсенең милли мәгариф буенча секция утырышы кысаларында Бөтенроссия туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе бүлекчәләре җитәкчеләре килде. Кунакларны балалар төрле телләрдә сәламләп, Г. Тукайның “Туган тел” җырын җырлап каршы алдылар. Мөдир Лиана Ильяс кызы балалар бакчасы эшчәнлеге белән таныштырды. Проектлар һәм индивидуаль үсеш маршрутлары турында сөйләшенде. Төркемнәр, музей, төрле күргәзмәләр, тематик почмаклар, әти – әниләр белән үзара бәйләнеш белән таныштырылды. Очрашу балаларның иҗади чыгышлары белән тәмамланды. Залда алкышлар ишетелгәч, хисләрнең эчкерсез булуы ачыкланды. Кунаклар балалар бакчасының эшен югары бәяләделәр, коллективның профессиональлеген һәм бакчадагы уңайлы атмосфераны ассызыклап үттеләр. Мондый җылы очрашулар , рәхмәт сүзләре коллективны алга барырга , яңа үрләргә рухландыра!

