Кәгазьдән ясалган самолетларны очырту көне - 2 июньдә билгеләп үтелә. — 2 июня 2026 г. в 15:22:48.519
Кәгазьдән ясалган самолетларны очырту көне - 2 июньдә билгеләп үтелә. Бу көнне кәгазьдән һава еланнары һәм самолетлар ясау, аннары аларны күккә очыру гадәте бар. Еш кына кәгазь самолетларның очу ераклыгы буенча ярышлар, шулай ук иң матур яки оригиналь һава еланнарына конкурслар оештыралар. Без дә зурлар төркеме балалары белән оригами ысулы ярдәмендә матур самолетлар ясап, аларны һавага очырттык. Һәр баланың да самолеты үзенчәлекле, матур килеп чыкты.✈️🛫🛩️ #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан

