Бүген, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне!!! 🎉 — 1 июня 2026 г. в 10:10:49.815
Бүген, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне!!! 🎉 Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк🎈🎨💞 Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла. Шушы бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләр юллыйбыз. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Әти-әниләрегез сезнең белән һәрвакыт горурлансыннар, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәгез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез – безнең киләчәгебез! ✨ 🙌 #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан

