Бүген зурлар төркеме балалары туган төбәгебез Иләбәр авылының әле генә төзелеп ясалган...
Бүген зурлар төркеме балалары туган төбәгебез Иләбәр авылының әле генә төзелеп ясалган яр буенда кунакта булды. Түгәрәк күл, елга янындагы эскәмиягә утырып ял иттек, тирә-юньне күзәттек. Матур итеп дугаланып ясалган асылмалы күпердән чыктык. Чишмә янына барып, самавардан аккан чишмә суында бит-кулларыбызны юдык. Биек манара янында фотога төштек. Яңгыр тамчылары төшкәли башлагач, бакчабызга юл алдык . Авылыбызны тагы да матурлап, яр буен ямьләндергән өчен Зөлфәт абый Зариповка бик зур рәхмәт! #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан