”Саф һавада уеннар” — 26 августа 2026 г. в 11:46:53.333
”Саф һавада уеннар” Саф һавада йөрү- балаларның хәрәкәт активлыгын тулысынча кулланырга мөмкин булган режим моментларының берсе. Балаларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлеге күпмедер дәрәҗәдә оештыруның шартлары, характеры һәм эшчәнлекнең эчтәлеге белән билгеләнә. Мәктәпкәчә өлкән яшьтәге балаларның хәрәкәт активлыгы белән максатчан идарә итүнең роле аеруча зур. Бу вакытка балалар җитәрлек хәрәкәт тәҗрибәсе туплаган булулары шарт булып тора, ләкин дөрес педагогик җитәкчелек булмаганда, алар үзләренең мөмкинлекләрен тулысынча күрсәтә алмыйлар. Өлкән һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәрендә саф һавада хәрәкәтне үстерү буенча эшне планлаштырганда системалылык, программа материалын тулысынча бирүнең эзлеклелеге, ныгыту алымнары, уеннарны камилләштерү, балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү булырга тиеш. Моннан тыш уенны һәм күнегүләрне үткәрү өчен вакытны дөрес сайлый белү мөһим. Оешкан хәрәкәт эшчәнлеге балаларның мөстәкыйль эшчәнлек хисабына үткәрелергә тиеш түгел. Саф һавада уен һәм күнегүләрне үткәрү вакытын сайлау, төркемдә үткәрелгән эшләрдән бәйле. Әгәр физкультура һәм музыка шөгыльләре көннең беренче яртысында үткәрелсә, уен һәм күнегүләрне саф һавада йөрүнең уртасында яки ахырында оештырырга кирәк, ә иң башында балаларга мөстәкыйль уйнарга, төрле-төрле әсбаплар белән күнекмәләр ясарга мөмкинлек бирергә кирәк.Башка көннәрдә балаларның хәрәкәт эшчәнлеген саф һавага чыккач ук оештыру кирәк, бу аларның мөстәкыйль эшчәнлекнең эчтәлеген баетырга ярдәм итә. Хәрәкәтле уеннар үткәрергә әзерләнгәндә тәрбияче балаларның мөстәкыйльлегенә һәм активлыгына таянырга тиеш. Хәрәкәтле уенны төркем белән үткәрергә һәм 3-5 тапкыр кабатларга мөмкин. Уен 10-12 минут дәвам итә. Белгән уеннарны оештырганда тәрбияче балаларга уен барышын, эчтәлеген һәм кагыйдәләрен үзләренә искә төшерергә мөмкинлек бирергә мөмкин. Тәрбияче уенның мөһим өлешләренә генә басым ясый. Яңа уен өйрәнгәндә уенның эчтәлеген төгәл аңлату кирәк. Аерым өлешләрен күрсәтергә, хәтта уйнап күрсәтергә дә мөмкин. Аңлатканнан соң тәрбияче уенга күчә һәм уен барышында балалар аңлап бетермәгәнне аңлата бара. Уенда тәрбияченең актив катнашуы балаларны сөендерә, уенга кызыксынучанлык бирә, җанландырып җибәрә. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан

