З нче сентябрь көнне бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы булып үтте. Жыелышыбызны бакч...
З нче сентябрь көнне бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы булып үтте. Жыелышыбызны бакчабыз мөдире Вахитова Энҗе Габделбәр кызы үзенең чыгышы белән башлап җибәрде. Саба психология - педагогика хезмәтеннән килгән логопед-укытучы Халимова Миләушә Рәшит кызы чыгыш ясады һәм әти-әниләрнең кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Эзмә мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Зарипова Алисә Сәфәргали кызы балаларның мәктәпкә әзерлекләре турында чыгыш ясады. Киләсе елга мәктәпкә баручы балаларның әти-әниләренә үзенең киңәшләрен бирде. Авылыбыз фельдшеры Хамзина Алзира Мансур кызы "Витаминнар" темасы астында чыгыш ясады. Тәрбиячеләребез төрле темаларны чагылдырып чыгышлар ясадылар һам балалар белән гаиләдә уйнала торган гади уеннарны тәкъдим иттеләр. Ата-аналар җыелышы җылы атмосферада үтте. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан