Карлыган – җәйнең шифалы бүләге☘️ — 21 июля 2026 г. в 15:28:38.056
Карлыган – җәйнең шифалы бүләге☘️ Карлыган – тәмле генә түгел, гаять файдалы да җиләк. Җәй көне аны мөмкин кадәр күбрәк яңа килеш кулланырга, ә кышка желе, варенье, компот яки шикәр белән уылган рәвештә әзерләп куярга кирәк. Карлыганнан әзерләнгән кайнатма салкын кыш көннәрендә дә җәйнең хуш исен саклый, ә организмны кирәкле витаминнар белән баета. Борынгылар: «Җәйнең бер көне ел туйдыра», – дип юкка гына әйтмәгән. Җәй муллыгыннан вакытында файдаланып калыйк. Бу кечкенә генә җиләк беренче карашка гади булып күренсә дә, аның файдасы бәяләп бетергесез. Карлыганнан кайнатма да, желе дә, компот та, сок та әзерлиләр, ә кышын ул организм өчен табигый витамин чыганагына әверелә. Белгечләр әйтүенчә, карлыган – С витаминына иң бай җиләкләрнең берсе. Шуңа күрә аны мөмкин кадәр өзгән килеш тә ашарга, кышка да әзерләп куярга киңәш итәләр. Кара карлыган составында С, А, Е һәм В төркеме витаминнары, шулай ук калий, тимер, магний, кальций кебек файдалы матдәләр бар. Табиблар фикеренчә, карлыган: иммунитетны ныгыта; салкын тигәндә организмга ярдәм итә; йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлегенә уңай йогынты ясый; кан басымын тотрыклыландырырга булыша; ашкайнату системасы эшен яхшырта; организмны антиоксидантлар белән баета.

