Бүген безнең балалар бакчасына «Убырлы карчык һәм аның тугры дусларының гаҗәеп маҗарала...
Бүген безнең балалар бакчасына «Убырлы карчык һәм аның тугры дусларының гаҗәеп маҗаралары» дигән яңа әкият белән Яр Чаллы шәһәреннән «Алина» курчак театры кунакка килде. Әкияти декорацияләр, матур күңелле музыка һәм кызыклы әкият балаларыбызны таң калдырды. Балалар кызыксынып геройларны күзәттеләр, алар белән бергә күңел ачтылар, борчылдылар һәм аларга ярдәм иттеләр. Актерлар балаларга яхшы кәеф һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итә алдылар.