23июль - ИҢ ЯХШЫ ӘБИЛӘР КӨНЕ. — 23 июля 2026 г. в 11:03:42.032
23июль - ИҢ ЯХШЫ ӘБИЛӘР КӨНЕ. “Иң яхшы әбиләр” көнен Бәйрәм итәләр икән, Әбиләр бар да яхшы бит, Шуны белмиләр микән? Әйтәм кояш та елмая, Яктыртып илем күген, Бәйрәм икәнен белгән ул, Әбиләр көне бүген! Балалар баласыннан да Бер ни юк кадерлерәк, Иркәлиләр һәм сөяләр, Яраталар шул бигрәк. Шәһәрдән оныклар кайта, Дәү әнигә кунакка, Татарча да сөйләшергә Өйрәнәләр шул чакта. Дәү әниләр -әбиләргә Оныклар бик кадерле, Төрлечә булыша алар, Белсеннәр тик кадерне. Дәү әни яки әбиле Гаиләләр булсалар, Тәрбияле, мәрхәмәтле Булып үсә балалар.

